Предыдущая публикация
Кышның, суык эшен башлаган,
Карыша алмый җылы киләчәккә,
Язга кырыс караш ташлаган..
Эресә дә өстән, кояш балкып,
Кыш төннәрен каплый боз белән,
Шуңа бәлки бик сак кына атлый,
Кар астына инде, яз кергән.
Ямау ямагандай, сипкәли дә,
Өстен ямап, соргылт көртләрнең
Артыннан ук, аннан карап тора,
Яз эретеп чыккан киртләрен.
Белә юкса, бушка тырышканын,
Югалтмаска тели, сәләтен,
Кыегыннан инде тамчы тама,
Җиңә алмый язның гадәтен.
Тутырса да, ямау ямап карлар,
Бушка сарыф итә, кыш көчен,
Хыяллары эреп барган кыштан.
Аңкый шаулап кергән, яз исе..
Рамзис Мишәр
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3
КАР БУРАННАР БӘЛКИ ӨСТӘП КУЯР
ИСКӘ ТОШЕРЭП БАЛА ЧАКЛАРНЫ.
БЕЗНЭҢ ӨЧЕН БЕР НИ ЯНАЛЫК ТҮГЕЛ,
БУЛЫЙК СӘЛӘМӘТ,
КОН ТЫРЫШЫ НИЧЕК БУЛСА ДА!!