Предыдущая публикация
Ул җаңда моң, әле язмаган..
Хәреф түгел, нокталар да түгел,
Сөю ул җыр, күңел назлаган,
Туып карашларда, җан яулаган,
Хисләр үскән аңа төренеп,
Ул назларга төргән ике җанны,
Аерылмас иткән, берегеп.
Авырлыкта, терәк була алган
Кайгыларны җанда юаткан.
Муенсага, асыл ташын тагып,
Меңәр төстә, тормыш уйнаткан.
Якты кояш, болыт каплаганда,
Алтын айда туган сагышың.
Юлсызына, юл күрсәтер йолдыз,
Өметсезгә өмет, табышың..
Талы үпкән, ашкын дулкын да ул,
Чишмәләрдәй чыңлы агыш та,
Яшәү җырын, яңгыратып бергә.
Гомер сузган, бердәм тавыш та.
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5