Предыдущая публикация
Аның тәмен сора ялгыздан,
Егеттән дә түгел, уйнак күзле,
Түгел туйга әзер яшь кыздан..
Кайдан килеп алар белсен әле,
Тормыш юлы кайда илтәсен,
Сакла Ходай шушы юлларыңнан.
Берәүгә дә насыйп итмәсен!
Әйтмәс аны сезгә бервакыт та:
-Без бәхетле!- диеп көлгәннәр..
Моңсу караш белән әйтә алыр,
Ялгызлыктан күлмәк кигәннәр..
Сорасагыз ялгызларның хәлен,
Ишетерсез җавап-Әйтмә лә..
Мин сөйләмим, ә син белмә аны,
Ялгызлык ул ирек.. ятмәдә..
Чын шатлыклар анда сирәк була,
Бәхете дә түгел еш кунак.
Башы бәлки ирекле кош сыман
Тик азагы гына бер тозак...
Сакланыгыз, зинхар сакланыгыз,
Бәгырь телеп әйткән бер сүздән.
Үз ярыңны санламыйсың икән,
Ялгыз тәмен сора ялгыздан..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 103
фэхемле дэ,
шигырьегез очен.
Класс!!!Куярга да кул
бармый,ялгызлыкнын
тэмен тойганнар гына
дорес анлалар дип уйлыйм.