Предыдущая публикация
Үзебезне яратмыйбызмы соң?
Гел читнекен генә хуплыйбыз.
-Без татарлар!- диеп, мактанабыз,
Яктан кергән чүп -чар туплыйбыз.
Белгәне дә үз телләрен хәзер,
Чит бер телдә сыза уйларын.
Кайда ашкына соң, татар җаның,
Татар булып гүя туйганың?
Читме, бирер сиңа иң яхшысын?
Үз телеңдә фикер үрмисең,
Урыс ягып, ярым - ярты калып,
Манкорт булганыңны күрмисең..
Черек буын үсеп килә, халкым,
Атаң - анаң телен белмәгән.
Белмим, кем дип, аталырсың алда,
Милләт үлә, хөрмәт күрмәгән.
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 11