Дөрес, кайткач яман булды инде. Минем дә шундый яшь чакларым булды микән... дип уйлыйсың... булмаган да кеби мондый чаклар... Кызларның һәр нәрсәдән көлеп кенә торган чагы, без шул чакта булдык микән ул, юк микән? Юктыр ла... Безгә эләкмәгәндер ул, түрәләр алып бетергәндер үзләренә... Яшь чак булмаган да кеби - выжт итеп узган да киткән. Гуя электричкага утыргансың да, карап кына барасың – унҗидең, унсигезең, унтугызың... Ә син тукталышларга төшеп тә тормагансың шунда. Шуларны уйлап, юрган читенә бераз гына балавыз да сыгып алдым хәтта. Андый чарадан соң алай эшләсәң дә гөнаһ
түгел.
Кызларның бөтенесе дә гөл кебек. Ярый әле жюрида түгелмен дип уйларлык – берсен дә төшереп калдырасы килми.
Шулай да. Шулай да.
Мин гел бер әйберне такылдап торам. Ясалма тел. “Матур әдәби телдә” сөйләшергә өйрәтәләр мәктәпләрдә-мәктәпләрдә. Һәм кызлар да сәхнәгә шуны алып менә. Минем ул тел тешләремә сылана. Мин инде берничәсенең текстын укмаштырып әйтәм, алайса берсенекен генә әйтсәң, үпкәләр. “Кызым, милләтең өчен кирәкле бала булып, чишмә башларындагы чәчкәләр кебек татар халкының алтын бер йолдызы булып үс диде миңа назлылардан назлы әнием”. Ну әйтмәгән бит инде ул әни. Әйтмәгән! Әйтмәгән! Беркем дә алай дип сөйләшми. Нигә инде шул ясалма телдә сөйләшергә? Шигырь сөйлә син, парча-нәсер сөйлә – андыйлар да бар иде, анда ярар, ул сәнгать әсәре, лирика. Әмма гадәти сөйләмдә андый сүзләр юк. Кеше алай сөйләшми. Сәхнәдәге ясалма тел миңа ошамый. “Милли моңнар каныма сеңгәнгәме, мин мәркәзебезгә юл алдым”. Аха. Әйе. Шуңа юл алгансың. Ышанам.
Аннары каян чыкты соң ул шулкадәр дәрәҗәдә бизәнү? Ул глобаль компанияләрнең халыкка тагылган бизнес проекты дип уйлыйм инде мин. Тоннасы белән бизәнү сыларга халыкны өндиләр – шулай, имеш матур. Бит тиресе һәм чәч “выжт” итеп туза – бераздан телиме-теләмиме кеше бизәнеп йөрергә мәҗбүр. Кызларның “чын” йөзләре искиткеч матур – экранда күрсәткән, туган якларында төшергән видеоларында чынлап та яшь, бик матур һәм самими кызлар. Ә сәхнәгә кимендә 25 яшьлек итеп олыгайтып бизәндереп чыгарганнар. Кирәкми иде инде тоннасы белән сыларга – болай да бик-бик матур алар барысы да! Ул визажистларның бөтен эше шул бит – бармак калынлыгы буяу сыланмаган булса, кеше бизәнгән саналмый. Монысы бераз минем эш түгелдер инде – артыңны кыс та утыр, сиңа бизәнергә кушкан кеше юк диярләр. Шулай да әйтми кала алмыйм. Чөнки мин ул бизәнүне халыкны талауның бер ысулы буларак уйлап табылган глобаль бизнес дип уйлыйм. Ярар.
Бәйгедәге иң мөһим сүзне Саба кызы Айсылу әйтте. Бар зал алкышлады – мин жюри рәисе булсам, шул урында басып: “Гафу итегез, бәйге тәмам, Гран-при в студию!” дип кычкырыр идем. “Татар халкы азат тормышлы итеп күрәсем килә! Мин ышанам, бу хыялым да чынга ашар!” – диде Айсылу.
Кызлар сәхнә артында әзерләнгәндә экранда видео күрсәттеләр. Төрле кешеләр чыкты анда. Берсенең дә кем икәне язылмаган иде. Мин Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә белән Салаватны гына таныдым. Ул кешеләр бәлки барысы да бик даһидыр, әмма мин аларны белмим, гафу итегез. Язарга кирәк. Ләйлә молодец инде! Бик молодец. Ул инде ничә еллар “Татар кызчыгы” лауреатыдыр Инстаграмда. Салават та шул ук Салават инде. Чыкты да тагын мыжгып кереп китте бабакай – хатын-кызлар бозылды, элек әйбәт иде, хәзер начар... Шул ук пластинка. Хәзер хатын-кыз елый да белми, элек әйбәт итеп елыйлар иде. “Элек әйбәт иде, хәзер начар” дигән әйберне мин беренче чиратта Салаватның үзенә кагылышлы дип уйлыйм. Элек ул кадәр зарланмый иде! “Урсал тауда”ны җырлап кереп китсә, әйбәтрәк булыр иде, кәнишне.
Бер урыс абзые чыгып та сөйләде катыным татар кызы дип. Монысы инде милләтләр дуслыгы, толерантность-фәлән-төгән булгандыр. Милләтләр дуслыгы булмаса, сценариегызны кабул итмибез дигәннәрдер. Абый бик каты мактады хатынын, гречканы шәп пешерә ди. Татар юмарт милләт - карабодае гына түгел, асыл кызы да кызганыч түгел, алыгыз, ал. Кызларга да үрнәк мисал - алайса бит гел "татар егетләре җебегән, кияүгә чыгарга кулай кеше юк" дип зарланып торалар. Менә сезгә асыл ир үрнәге - гречка пешергән хатынын бөтен мир каршында мактый белә, не то что татарские мужики.
Алып баручы ике егет – Рүзәл Әхмәдиев һәм тагын берәү. Ярый исемен әйтмәде шул, исемен әйтеп эт итеп сүгә идем. “Колхозный” дип әйтәләр андый алып баруны. Район җирләрендәге туй тамадаларында бик таралган ысул иде элегрәк заманнарда шундый алып бару ысулы – берәр кешегә бәйләнеп, шуны мыскыл итеп, калганнарын көлдерергә азаплану. Кеше ял итәргә килгән, ә ул бәйләнә. Бармагы белән төртеп залдагы абыйга “авызыңда бөтен Татарстан алтыны” ди. Чүт сикереп чыгып, җилкәсеннән җир абындырып сәхнәдән чыгарып атмадым. Соң үз авызыңны ачып кара кешедән көлгәнче. Кеше ял итәргә килгән, синең килделе-киттеле имеш шаяртуларыңны тыңлап хурланырга түгел. Кызларны да тегеләй болай төрткәләмәкче була, "Рүзәл өйләнгән" дип 20 тапкыр әйтте бугай. Уф. Шуннан? Шулмы шаярту? Ярый әле Рүзәл тегеләй болай йолыккалап кире эзгә төшерә. Ошамады кыскасы ул алып баручыгыз.
Җырчыларның кем икәннәрен шулай ук әйтеп тормадылар. Җыр авторлары “шагыйрьне-композиторны әйтмиләр” дип зарлана иде, хәзер җырчысын ук әйтеп мәшәкатьләнмиләр. Минемчә, бик нык танылган кешенең дә исемен экранга булса да чыгарырга кирәктер. Син аны билгеле дип уйларга мөмкинсең, ә кемдер белмәскә мөмкин. Бәлки ул татар концертына беренче килгән кешедер? Җырчыга да хөрмәт булыр иде. Татар җырларын “шазам”нан чыгарып булмый бит әлегә.
Мин
“Караш” төркемен ачтым үземә. Бер дигән кызлар гына түгел, булдырганский егетләр дә бар! Бик күңелле, шат һәм булдыклы егетләр! Ярый әле үзләренең “Караш” төркеменнән икәнен әйттеләр – ай күрде кояш алды төркеме булып истә калыр иде. Кемнәр соң сез, “Караш”лар?
Миранов турында әйтәсе-сөйләсе дә юк. Кем Татарстанны Евровидениегә чыгара ала дигәнгә җавап шул – Илнар Миранов. Илнар Миранов ул ниндидер Җыр планетасы кешесе. Чын сандугач инде менә. Сандугач та шундый бит – кечкенә генә, күзгә күренми башын кагып сайрый. Куркытсаң, очып та китә. Миранов та шундый – кечкенә генә, сарыдан киенгән, караңгыда башын кагып җырлый. Аз гына шылт итсә дә, сәхнәдән юкка чыгар кебек. (Үпкәли күрмәсен инде, мин хөрмәт итеп кенә, символик рәвештә). Чын сандугач! Бу – Европа дәрәҗәсе диик. Казан түгел, Мәскәү дәрәҗәсе. Чын дөрес мәгънәдә! Мирановны һичшиксез халыкара аренага чыгарырга кирәк! Бу - Татарстанның бурычы!
Мубай җырына биегән егеткә – плюс бишле, каян башына килгән дә каян биегән? Молодец!
Кызларга әйләнеп кайтыйк инде. “Җырлары ошамый, биюләре ошамый” дигән тәнкыйтьне берничек кабул итмим. Алар профессиональ җырчы һәм биючеләр түгел. Шуңа да карамастан, кыюлыкларын җыеп сәхнәгә чыкканнар һәм үзләрен тәкъдим итә алганнар икән, ул инде җиңгәннәр дигән сүз. Бу бит профессиональ җыр һәм бию бәйгесе түгел. “Җырлый белмисең, чыкма”, “бии белмисең, чыкма” дип кешене арканлап тора торгач, әнә кара – туйга барасың, бар да кадакланган кебек утыра, баян сузалар – мәет чыккан йорттагы кебек барысы да. Чеченнарны күрегез – ут яндырып шәһәр уртасында бииләр, әллә барысы да бик оста биючеме? Мин шулай уйлыйм – бу бит концерт түгел, бәйге. Монда ярый. Кирәк тә әле.
“Тапкыр сүз” бәйгесендәге җаваплар гына тапкыр булмады. Өчесе истә калды. Кукмара кызы Раниядән кайнанаң белән ничек уртак тел табарга дип сорагач, берничә җавап бирде. Берсе – татар халкында кабул ителгәнчә, “яхшы түгел” дигәнне исәпкә алып. “Тәмле телле булырга, фәлән-төгән”. Икенчесе – кызлар үзара сөйләшә торганын – “чәчең белән җир себерергә кирәк”. Өченчесе – иң практик җавап – аерым торырга кирәк! Кукмаралар шундый инде, җирдә басып торалар, һавада илаһилык эзләп йөрмиләр. Шалт-шолт. Дөресе дә шулай, кайнанаң белән “разборка” башланганда чишмә башлары да, илһам чишмәләре дә ярдәм итми. Аерым торып, дус яшәүгә ни җитә!
Актаныш кызы Регина “Татар-информ” белән хезмәттәшлек итүче яшь журналист та. Аның җавабы бик кызык иде. Гаиләгездә генә сакланып калган гореф-гадәт бармы, дигәч, әни еракка кияүгә чыкмаска куша, якында булсаң, әйбереңне тутырасың да кайтасың, ди. Ә әнисе үзе Мамадыштан Актанышка килгән булып чыкты. "Ачуланышсалар, ерак юл булгач, әйберләрен җыя башлаганчы оныта", ди кызы.
Яңа Чишмә кызы Әдилә дә бик практик икән. Хыялыңдагы йорт дигәч, өч катлы йорт ди. Дөрес бит инде? Эчендәге – тышында. Молодец, мишәр кызы. Нигә әкият сөйләп торырга, дөресен әйтте ул. И һәм күреп тә торырлар якыннары – хыялына ирешәчәк тә әле ул. Әдилә “иң шат кыз” номинациясендә дә беренче урын алыр иде, мөгаен. Аның кадәр шат кыз юк иде бугай анда. Гран прины игълан иткәндә җиңүче кыз Азилә үзе дә шулкадәр куанмагандыр. Яратам мин шундый эчкерсез, кеше уңышы өчен куана белгән, җиңелүне (җиңелү дияргә яраса) гадәти күренеш дип кабул итә алган кешеләрне. Кемнәрдер “кем җиңәр икән” дип хәсрәтләнеп, эчтән үзләрен ашап тора, аларга карап торуы да кыен хәтта. Ә Әдилә ичмасам!!! Кояш кебек балкып тора бөтен сәхнәгә бөтен кешегә куанып. Афәрин, Әдилә!
Гран при алган Чаллы кызы Азиләнең югары баллар җыячагы сәхнәгә чыккач ук күренде. Минем бер кызны да үпкәләтәсем килми, әмма Азиләнең үз-үзен тотышуы ук икенче инде. Шәһәр дә үз йогынтысын кертми калмый, теләсә ни әйтегез. Шәһәр кешесенең басып торуы ук икенче инде аның. Ул авыл түгел, анда мөмкинлекләр дә икенче – дәресләргә, репититорларга йөрү, башкасы бар. Алай гына да түгел. Шәһәр ул һавасы белән кешенең канына керә. Дөрес, ул шулай итеп кереп кемнеңдер милли рухын тартып чыгара, ә Азилә чын татар кызы булып калган. “Шәһәрчеләр” дип атый торган, яңа буын татар кызы. Менә шулай ярты миллионлы шәһәрдә яшәп чын татар кызы булып калу да бик зур җиңү.
Тагын бер кыз - Алия дә Казанда яшәп чын татар кызы булып кала алган. Аңа "Казан гүзәле" дигән номинацияне жюри номинация бирә алмыйча чыдый алмаганга уйлап тапкандыр әле.
"Мин берәр чын авыл кызы җиңсен иде дип теләгән идем", - диде бер жюри әгъзасы. Әмма баллар буенча шәһәр кызлары җиңде, ди. Минемчә, шәһәр кызларының җиңеп чыгуы бик куанычлы хәл - татар ул бит авыл гына түгел, шәһәр дә! Татар авылда гына калып бара дип зарланган вакытта шәһәр кызларының да бу бәйгедә катнашуы бик куанычлы хәл.
Бәйгедә җиңгән бөтен кызларга, әти-әниләренә зур рәхмәт! Иң мөһиме – төп призны алмасалар да, күңелләрен төшермәскә. Башка бәйгеләрдә катнашмасалар да, бу ярыш аларның оныклары да мактанып искә алырлык бәйге булачак. Ул оныклары киләчәктә шундый бәйгеләрдә катнашып, үзләрен тәкъдим иткәндә “Минем әбием дә “Татар кызы” бәйгесендә катнашкан” дип кызларның шушы бәйгедәге фотоларын күрсәтсен иде. Мондый кызлар булганда без яшәрбез. Курыкмыйча тыныч йокларга була бүген миңа. Ниһаять!
Комментарии 22
Берничә ел элек Казанга баргач, яшь җырчылар конкурсына хозурланган идем, бик тә охшаш бәя куйгансыз, Салаваттан башлап...аның - без бу кызларны башта чүпрәккә төрдек, ярым-шәрә сәхнәгә чыгу булмасын иде татар эстрадасында -дигән фикере күңелгә сарымай булып ятты...
Әдәби тел белән сөйләмгә килгәндә... әнисенең төп фикерен шулай нәфис сүзләргә "төрә" белүе - үзе казаныш, минемчә...