САГЫНУСАГЫШЫ...
Язлар җиткәч, кошлар киткән чакта,
Чакыралар мине илемә,
Канат кага-кага чакыралар
Иң яраткан зәңгәр күлемә.
Чакыралар кошлар мине йортка,
Тик хәлемне алар сизмиләр,
Белми алар, туган өемдәге
Тәрәзәләр бүтән көлмиләр.
Ишек ябык, капка да бикләнгән,
Ал чәчәкләр инде коелган,
Ишек алдындагы ихаталар
Сары төскә күптән буялган.
Теләсәм дә йортыма кайтырга
Көтми анда мине һич берәү,
Әнкәм ачкан капка ябык бүген
Ишектә да тора зур терәү...
Эх кошларым, ч
Эх кошларым, чакырасыз да бит,
Ә мин белмим, ничек китәргә,
Язмыш сузган чиксез киртәләрне
Сүтеп, ничек илгә үтәргә?..
Ничек кайтып өемдәге тагын
Тәрәзләрне ачып куярга,
Еллар буе күңелдә сакланган
Сүзне анда ничек уярга?
...Язлар җиткәч, кошлар киткән чакта,
Ярсый йөрәк, бармый эшкә кул,
Ах кызганыч, бик кызганыч, чөнки
Туган йортка ябык бүген юл...
***
Флүзә Мәүликәева Рәшит кызы шигыре. Язылды перестройка елларында.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 32
САГЫНУ
САГЫШЫ...
Язлар җиткәч, кошлар киткән чакта,
Чакыралар мине илемә,
Канат кага-кага чакыралар
Иң яраткан зәңгәр күлемә.
Чакыралар кошлар мине йортка,
Тик хәлемне алар сизмиләр,
Белми алар, туган өемдәге
Тәрәзәләр бүтән көлмиләр.
Ишек ябык, капка да бикләнгән,
Ал чәчәкләр инде коелган,
Ишек алдындагы ихаталар
Сары төскә күптән буялган.
Теләсәм дә йортыма кайтырга
Көтми анда мине һич берәү,
Әнкәм ачкан капка ябык бүген
Ишектә да тора зур терәү...
Эх кошларым, ч
...ЕщёСАГЫНУ
САГЫШЫ...
Язлар җиткәч, кошлар киткән чакта,
Чакыралар мине илемә,
Канат кага-кага чакыралар
Иң яраткан зәңгәр күлемә.
Чакыралар кошлар мине йортка,
Тик хәлемне алар сизмиләр,
Белми алар, туган өемдәге
Тәрәзәләр бүтән көлмиләр.
Ишек ябык, капка да бикләнгән,
Ал чәчәкләр инде коелган,
Ишек алдындагы ихаталар
Сары төскә күптән буялган.
Теләсәм дә йортыма кайтырга
Көтми анда мине һич берәү,
Әнкәм ачкан капка ябык бүген
Ишектә да тора зур терәү...
Эх кошларым, чакырасыз да бит,
Ә мин белмим, ничек китәргә,
Язмыш сузган чиксез киртәләрне
Сүтеп, ничек илгә үтәргә?..
Ничек кайтып өемдәге тагын
Тәрәзләрне ачып куярга,
Еллар буе күңелдә сакланган
Сүзне анда ничек уярга?
...Язлар җиткәч, кошлар киткән чакта,
Ярсый йөрәк, бармый эшкә кул,
Ах кызганыч, бик кызганыч, чөнки
Туган йортка ябык бүген юл...
***
Флүзә Мәүликәева Рәшит кызы шигыре. Язылды перестройка елларында.