Язучы Шаһинур Мостафинның гаиләсе һәм якын туганнары,
аны сонгы юлга озатуны оештырган, анда катнашкан, ярдәм күрсәткән
Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, Язучылар Берлеге рәисе
Данил Салиховка, язучыларга, Мамадыш муниципаль районы
башлыгы, район Советы рәисе Анатолий Петрович Ивановка, аның
кул астында эшләүче барлык җитәкче-оештыручыларга, Мамадыш
шәһәре туган төбәкне өйрәнү музей хезмәткәрләренә, Урта Кирмән
авыл җирлеге башлыгы Хасанов Булат Фаязовичка, Урта Кирмән урта
мәктәбе коллективына, авылдашларыбызга, кукмаралыларга,
башкортстанлыларга, якташларыбызга, җир шарының төрле тобэклэренэ сибелгән тугры дусларына, туганнарыбызга һәм соңгы
елларында аның тормышында һәм иҗатында зур терәге, тугры
тормыш юлдашы булган, армый-талмый аны яшәтер өчен бар көчен
кызганмый тырышкан Фирая ханым Маликовага, аның балаларына,
кияү-киленнәренә, барча туганнарына чиксез рәхмәтебезне
белдерәбез.
Сәламәтләндерү өчен һәрчак ярдәм кулын сузган Татарстан
Республикасынын онкоүзәге баш онкологы, профессор Фоат
Шайхетдин улы Әхмәтҗановка һәм анын коллективына, дәвалаучы
врачлар Резеда Фоат кызына, Ильяс Камаловка, Казан шәһәренең
Анджела Вавилова исемендәге хоспис җитәкчелегенә,
хезмәткәрләренә, һәм кадерле әтиебезнең сонгы көннәрендә аңа
сулыш өреп, хәлен җиңеләйтү өчен үз көчләрен кызганмаган Казан
шәһәренең 7 нче номерлы больница җитәкчелегенә һәм
коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Сеңелем Гөлназ һәм әтиебезнең бертуганнары, аларның
гаиләләре, күптармаклы туганнарыбыз исеменнән, ихлас куңелдән,
рәхмәтебезне белдереп, һәрбарчагызга сәламәтлек теләп: Шаһинур
Мостафинның улы – Рушан Мостафин.Ииннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун. Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз. Әмин.
#шагинурмустафин #шаhинурмостафин #shahinurakhmyatsafa
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев