Предыдущая публикация
Чүп үләне дисәләр дә, рәвешләре бигрәк матур үзләренең! Иң кырыс җирдә дә үсәргә сәләтле көченә, үҗәтлегенә таң калырсың. Табигатьнең сихри сәгате дә бит әле бу сарыкачлар.Таң алдыннан ачылып, кичке эңгергә йомылып, тәртип буенча гына яшәгән көннәре. Шарланса, ак мамыкларын өреп очыру уйларыңны тәртипли, зиһенеңне яктырта.
-Көннең сары бизәкләре, нәни кояшчыклары, төннең сары күзле көләч йолдызлары бит алар, дип ярата, иркәли урамның тузганак аллеясе буйлап китеп барам...
Матурлар шул!💛
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1
Тамыры урман кахвэседэ диелэ икэн эле.