Предыдущая публикация
Күренмәсме диеп үткәннәр.
Тауларны да еллар баса икән
Олыгаеп китеп чүккәннәр.
Суларына сикереп төшим дисәм,
Исләремә төшеп үткәннәр.
Бер үк суга ике кермиләр шул
Сулар инде агып киткәннәр.
Сукмакларын эзләп китим дисәм,
Очрамасмы диеп үткәннәр.
Тәпи эзем калган сукмакларга,
Кычытканнар ятып үскәннәр.
Сагындыра,
сагындыра икән,
Сагындыра икән үткәннәр .
Бар да истә,
бар да шул ук кебек,
Тик без генә инде ... бүтәннәр.
Рауза Хафизова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев