Ураза тотканда укыла торган ният:
“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә.
Татарча да ниятлэргэ мөмкин:
“Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым.
Ураза тотканда «авыз ачканда» укыла торган дога
“Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.
“Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.
Ураза тоту — таң беленгәннән алып, кояш баеганчыга кадәр ашау-эчү, җенси якынлык кылудан тыелып тору. Ураза Бөек Аллаһы ризалыгы өчен генә тотыла, ябыгу, дәвалану максатыннан тоту дөрес булмас, ягъни күңелдә Аллаһы ризалыгы өчен тоту максаты (нияте) булырга тиеш. Шулай ук айның башында 3 кон, яки ахырында өч көн генә тоту да дөрес түгел, уразаны Рамадан ае тәмамланганчы, бер ай буена тотарга кирәк.
Сәхәр ашау һәм авыз ачу (ифтар) вакыты
Иртәнге ашны ашауны — сәхәр ашау диләр, ә кичке аш — ифтар (авыз ачу) дип атала. Намаз вакытлары таблицасында, сэхэр вакыты — сәхәр тәмам дип күрсәтелә, ә кояш бату авыз ачу вакыты Ахшам (Магриб) намазы вакытына туры килә, бу вакытта «авыз ачабыз» (ифтар кылабыз).
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев