Предыдущая публикация
Йәлләмәгез җылы карашны.
Ашыкмагыз сөюдән китәргә,
Таптым диеп үземә яраклы.
Яшьлек үзе ул бер мизгел генә,
Күңел һаман язны сагына.
Йөрәкләрдә сөю бит мәңгегә,
Яшен йәшни кебек тагы да.
Төзәтмәслек яшьлек хаталарын
Ясамасак иде, абынып.
Эзләгәндәй чәчәк абаганың,
Мөхәббәтнең утына кабынып.
Төзәтерлек булса,тизләтегез.
Гомер юлы кыска үтә бит.
Йөрәкләрдә ялкын дөрләтегез,
Сөйгән ярым мине көтә тип.
#ЗинераГатиятуллина https://youtube.com/watch?v=XvGFwi4JzjM&si=aXejpzIO7S2PKR60
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев