Предыдущая публикация
Мич каршында,
Әни коймак пешерә.
Чынлап әйтәм, исерерсең,
Аның тәмле исенә.
Каз маена майлады да,
Куйды табын түренә.
Тәртип шулай, иң беренче,
Әтиебез үрелә.
Шуннан соң без биш бертуган,
Үреләбез коймакка.
Буш тәлинкәне күтәреп,
Әни китә почмакка.
Тагын майлый, безгә рәхәт,
Тәлинкәдә коймак күп.
Уйламаганбыз шул чакта,
Әнигә каламы дип.
Шул арада вакыт табып,
Китә башлардан сыйпап.
Шул кулларны тотам диеп,
Үрелгән идем чынлап.
Эх төш кенә булган икән.
Уянып киттем шул чак.
Кайда калдың син коймаклы
Һәм әниле балачак.
Ф.Мәхәммәтҗан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев