Без үскэндэ, безнен балачакта
Төй буйлары иде камышлы.
Төй буйлары хэзер монсуланган
Элеккедэи түгел сагышлы.
Каз бэпкэлэр суда йөзэр иде
Очар иде күктэ тургайлар.
Язлар житкэч инеш буйларында
Гөл чэчкэле иде тугайлар.
Язын бөрелэнгэн талларда,
Өздереп сайрар иде сандугач.
Сандугачнын монын тынлар идем,
Сызылып аткан алсу тан булгач.
Бик аз оча күктэ кошлар да,
Төй буйлары күпкэ үзгэргэн.
Су чэч(е)рэтеп уйнамыйлар күптэн,
Бала чагалар да азайган.
Жэен бакчаларда бэрэнгелэр
Чичкэ атар иде, ал-көрэн.
Ислэремэ төшсэ өзелэ үзэк,
Үткэннэрем хэрчак исемдэ.
Өздереп лэ тальян кичлэрен
Монга күмде авылым урамын.
Шушы монга күмелеп калган
Туган авылым, туган кырларым.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2
С косой ходила по фронтам Советов,
Солдат немало полегло тогда,
На что, пожалуй, не найти ответов.