Предыдущая публикация
Бик аз икән чын дус дигәне...
Үз көчеңә генә ышанып яшисең,
Синең хәлләр кемгә кирәкме?
Авырлыклар төшкәндә башыңа,
Кемнәр булган шул чак янәшә.
Хәлеңне белеп күпме дусларың,
Якын итеп һаман эндәшә?
Тормыш мәшәкатен сылтау итеп,
Күпләр туганнарын да оныткан.
Килгән авыр хәлләреңне,
Торалар шулай читтән карап...
Аңласын иде шул кешеләр,
Акча да гына бәхет түгелен...
Иң куркынычы бу дөньяда,
Күңел гамьсезлеккә күнмәсен!
Без бит җирдә вакытлыча гына,
Бер вакытны үлем ябар килеп.
Алтын-көмешләргә төрелсәң дә,
Барыбызны китәр тигезләп!
Зәбир Низамиев
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 13