Предыдущая публикация
Гаян Арсланов сүзе.
Гүзәлия Мухаметшина(Макашева) көе.
Гөлфия Арсланова башкара.
1.Туган якка, әйдә, икәү кайтыйк,
Юл - чакрымнар кыска тоелыр.
Серләребез килеп берексәләр,
Күңелләргә кереп уелыр.
Кушымта:
Туган якның кырлары,
Чишмәләре, күлләре.
Кемнәр генә сагынмыйдыр
Балачакның эзләрен?
Кемнәр генә сагынмыйдыр
Җиләкле тугайларын?
2.Туган якка, әйдә. икәү кайтыйк,
Гөлҗимешләр чәчәк аткан мәл.
Җаннарыма рәхәт булып китте:
Булганы юк иде мондый хәл.
3.Туган якка, әйдә, икәү кайтыйк,
Басу юлларыннан үтәрбез.
Аунап үскән болыннарны кочып,
Бераз кунак булып китәрбез.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев