Ширек нәрсәдә чагыла соң?
Кече ширеккә аңлатма биргәндә без «Аллаһ сәбәп итеп кылмаган нәрсәләрне сәбәп итеп алу» дип карап киткән идек. Берәү муенына нидер тагып, яисә кулына нәрсәдер бәйләп куеп: «Менә бу нәрсәләр мине күз
тиюдән сакларга сәбәп булып торалар. Шуның сәбәпле миңа күз тимәячәк!» — дип әйтә калса, ул кеше кече ширек кылган була.
Менә хәзер, әйтәсе килгән фикеребезне йомгаклап, югарыда карап киткән кагыйдәләр нигезендә, «күз тиюдән сакланыр өчен» дип тагылган амулет мисалында, әлеге гамәлнең кече ширек икәнен аңлатып китәрбез.
Фәлән кеше муенына амулет элгән һәм шуның сәбәпле күз тиюдән сакланам, дип уйлый. Әлеге гамәлнең дөресме-юкмы икәнен белү безнең өчен хәзер бернинди авырлык та тудырмый. Шулай бит инде? Моның өчен түбәндәгечә эш башкарабыз:
► Беренчедән, шулай дип ышануыңа шәригатебездән дөрес булган дәлил бармы? Юк.
► Икенчедән, синең бу гамәлеңә көнкүрешебездән берәр төрле аңлатма биреп буламы? Сәбәп белән нәтиҗә арасында үзара аңлаешлы, фәнни яктан аңлатып була торган бәйләнеш бармы? Юк.
Димәк, синең бу гамәлең ялган сәбәп булып чутлана һәм син Аллаһка кече ширек кылган буласың.
Ширек кылу нидә чагыла соң? «Барлыкка китерү, халык кылу» мәсьәләсендә, ягъни Тәүхид әр-Рубубиййәһтә Аллаһка тиңдәшлек кылуда! Һәммәбез дә белә, халык кылучы, юктан бар итүче — ул Аллаһ кына. Сәбәпне дә, нәтиҗәне дә Аллаһ барлыкка китерә. Әмма югарыда карап киткән мисалны (амулет — күз тиюдән саклауга сәбәп) Аллаһ Тәгалә сәбәп буларак барлыкка китермәде, чөнки шәригатебездә дә, көнкүрешебездә дә моңа аңлатма юк. Димәк, Аллаһ моны сәбәп итеп бар кылмады, ә син «сәбәп», дип атыйсың, шулай итеп бу сәбәпне син барлыкка китерәсең, «халык кыласың» булып чыга. Менә шушы «сәбәп кылу» мәсьәләсендә Аллаһка карата ширек кылына да инде!

Әбү Муса Сәйфеддин,"ЧАТЛЫ БАГАНА" китабы.
Нет комментариев