АЛЛАҺТАН БАШКА БЕРКЕМНӘН ДӘ КУРЫКМА!
Белегез: файда һәм зарар бары тик Аллаһ кулында гына.
Һәр кеше Аллаһныкы! Һәр шайтан Аллаһ хакимлегендә! Һәрбер авыру һәм бәла-каза Аллаһның карарына бәйле! Зирәк һәм Кодрәтле Раббыбыз теләмәсә, бер генә җан иясе селкенә дә алмый!
Бәхет, шатлык, сәламәтлек һәм байлык — болар барысы да Аллаһ кулында, һәм боларның барысын да Ул гына бирә ала. Бәхетсезлек, бәла-каза, фәкыйрьлек һәм авырулар - болар барысы да Аллаһ Тәгаләдән тора, һәм боларның барысын да Ул гына җибәрә ала!
Аллаһ Тәгалә әйтте:
وَإِن يَمْسَسْكَ اللَّهُ بِضُرٍّ فَلَا كَاشِفَ لَهُ إِلَّا هُوَ وَإِن يُرِدْكَ بِخَيْرٍ فَلَا رَادَّ لِفَضْلِهِ يُصِيبُ بِهِ مَن يَشَاءُ مِنْ عِبَادِهِ وَهُوَ الْغَفُورُ الرَّحِيمُ
«Әгәр сиңа Аллаһ Тәгалә зарар (бәла-каза, авыру, фәкыйрьлек,...) китерсә , ул зарардан сине Аннан башка һичкем коткара алмас. Әгәр Аллаһ сиңа игелек (сәламәтлек, байлык, иминлек,...) күрсәтергә теләсә, ул чакта сине беркем дә Аның рәхим-шәфкатеннән мәхрүм итмәс. Бу нигъмәтләрне Аллаһ Үзе теләгән бәндәсенә бирер. Ул - Гафу Итүче, Рәхимле» (Коръән: 10 сүрә, 107 аять)
Аллаһ безгә кайбер кешеләрнең сихерчелеккә кешеләргә зыян китерү өчен өйрәнгәннәрен сөйләгәч, болай өстәп куйды:
وَمَا هُم بِضَارِّينَ بِهِ مِنْ أَحَدٍ إِلَّا بِإِذْنِ اللَّهِ
«Ләкин алар (сихерчеләр) моның белән Аллаһ рөхсәтеннән башка беркемгә дә зыян китерә алмаслар» (Коръән: 2 сүрә, 102 аять)
Икенче бер аятьтә Аллаһ безгә Һуд пәйгамбәрнең үз халкына әйткән сүзләрен җиткерде:
فَكِيدُونِي جَمِيعًا ثُمَّ لَا تُنظِرُونِ
إِنِّي تَوَكَّلْتُ عَلَى اللَّهِ رَبِّي وَرَبِّكُم مَّا مِن دَابَّةٍ إِلَّا هُوَ آخِذٌ بِنَاصِيَتِهَا
«Бергәләп миңа каршы (миңа зыян китерер өчен) мәкер корыгыз, һәм миңа кичектерү бирмәгез! Тәхкыйк мин Раббыма һәм сезнең Раббыгызга Аллаһка тәвәккәл кыламын. Ул маңгай чәченнән тотмаган бер генә җан иясе дә юк (сезнең һәрберегез Аллаһ хөкеме астында, һәм бер генә җан иясе дә Аның рөхсәтеннән башка хәрәкәтләнә алмый)!» (Коръән: 11 сүрә, 55-56 аятьләр)
Шулай ук Аллаһ Тәгалә болай ди:
إِنْ أَرَادَنِيَ اللَّهُ بِضُرٍّ هَلْ هُنَّ كَاشِفَاتُ ضُرِّهِ أَوْ أَرَادَنِي بِرَحْمَةٍ هَلْ هُنَّ مُمْسِكَاتُ رَحْمَتِهِ قُلْ حَسْبِيَ اللَّهُ عَلَيْهِ يَتَوَكَّلُ الْمُتَوَكِّلُونَ
«Әгәр Аллаһ миңа зарар китерергә теләсә, алар (ялган иләһләрегез) Аның зарарын (миннән) ала алырлармы? Яисә Ул миңа мәрхәмәт күрсәтергә теләсә, алар Аның мәрхәмәтен миннән тыя алырлармы?». "Миңа Аллаһ җитәдер! Хак тәвәккәл итүчеләр Бары тик Аңа гына тәвәккәл итәләр", - дип әйт» (Коръән: 39 сүрә, 38 аять)
Башка аятьтә Аллаһ болай дип әйтте:
قُلِ اللَّهُمَّ مَالِكَ الْمُلْكِ تُؤْتِي الْمُلْكَ مَن تَشَاءُ وَتَنزِعُ الْمُلْكَ مِمَّن تَشَاءُ وَتُعِزُّ مَن تَشَاءُ وَتُذِلُّ مَن تَشَاءُ بِيَدِكَ الْخَيْرُ إِنَّكَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ
«"Йә Аллаһ, Патшалык иясе! Син теләгән кешеңә хакимият бирәсең, теләгән кешеңнән хакимиятне тартып аласың. Теләгән кешеңне олылыйсың, теләгән кешеңне кимсетәсең. Бөтен яхшылык - (бары тик) Синең кулыңда! Чыннан да, Син һәрнәрсәгә сәләтле!" - дип әйт» (Коръән: 3 сүрә, 26 аять)
Шулай ук Раббыбыз болай диде:
أَلَمْ تَعْلَمْ أَنَّ اللَّهَ لَهُ مُلْكُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَا لَكُم مِّن دُونِ اللَّهِ مِن وَلِيٍّ وَلَا نَصِيرٍ
«Син күкләрнең һәм җирнең Аллаһ милке икәнен белмәдеңмени (һәммә нәрсә Аллаһ кулында, Аның хакимиятендә һәм Ул гына боларның барысы белән идарә итә)?! Аллаһтан башка сезне кайгыртучы һәм сезгә ярдәм итә алучы за юк» (Коръән: 2 сүрә, 107 аять)
Бары тик Аллаһ кына Үзе халык кылган мәхлукларның Хуҗасы, һәм Ул алар белән Үзе теләгәнчә идарә итә.
Бары тик Аллаһ кына теләгән кешесен бәхетле итәр, һәм теләгән кешесен бәхетсез итәр.
Бары тик Аллаһ кына теләгән кешесен савыктырыр, һәм теләгән кешесенә авыру җибәрер.
Бары тик Аллаһ кына теләгән кешесенә ярдәм итәр, һәм теләгән кешесен ярдәмсез калдырыр.
Бары тик Аллаһ кына коллары белән зирәклеге, гаделлеге һәм мәрхәмәте белән Үзе теләгәнчә идарә итә.
Шуңа күрә без йөрәгебезне бары тик Аллаһ белән генә бәйләргә, Аннан гына куркырга, бөтен эшләребездә Аңа гына өмет багларга һәм һәрвакыт Аның ризалыгына гына омтылырга тиешбез.

«Мөселманның ышанычлы саклануы» Умм Мәликә Камилла әр-Русия
Нет комментариев