Информация Динема 🕋 доступна только авторизованным пользователям.

Все заметки

Фид

Гөнаһның куркынычы нәрсәдә?

Күп кеше моның турында уйламый да. Гөнаһның иң куркыныч нәрсәсе ул – үзе артыннан тагын бер гөнаһны тартуы.
Бөтенебез беләбез, кеше беренче кат гөнаһ кылганчы гына шул гөнаһтан иң көчле курку белән курка. Ә инде бер мәртәбә генә гөнаһ кылу ишеген ачса, икенче вакытта ул инде бу гөнаһка җиңел карый башлый, "гөнаһ булса да, нишлим соң инде", ди. Ахыр чиктә аның йөрәге бөтенләй томалана һәм кеше Аллаһтан гафу сорап тәүбә дә итми башлый. Бу бик мөһим һәм бик куркыныч әйбер.
Гөнаһ үзе белән бергә тагын бер гөнаһ булуын тели. Гөнаһ гөнаһны сөйри.
Һәм изге гамәлләр белән дә шул ук хәл. Кылынган изге гамәлләр тагы да күбрәк изге гамәлләр булуын тели. Бу инде изгелек
Фид

Кешеләр җир кебек

Һәрберебез белә, Адәм атабыз (галәйһи ссәлам) җирдән яратылган. Ә җир бертөрлеме соң? Юк. Бар каты җир, бар йомшак җир. Шуңа күрә каты асфальт өстеннән барганда, синең йөрешең бертөрле, йомшак үлән өстеннән барганда, синең йөрешең икенче төрле, ком өстеннән барганда – йөрешең өченче төрле, тауга менгәндә – бер, таудан төшкәндә – икенче.
Кешеләр белән дә шулай. Әгәр дә кеше кырыс икән, аның белән ком өстеннән йөрегән кебек йөремә, киресенчә, аның белән каты җир өстендә йөрегән кебек саклык белән йөре. Әгәр дә кеше йомшак икән, андый кеше белән каты йөремә, йомшак бул. Бу һәрбер эштә шулай булырга тиеш. Чөнки кешеләрнең, бигрәк тә мөселманнарның, сиңа бөек хаклары бар.
Фид

Гыйлемнең файдасы кайчан була?

Гыйлем алуның максаты – белер өчен генә, белемле булыр өчен генә түгел. Гыйлем алуның максаты ул – гамәл. Гали ибн Аби Талиб әйткән: «Гыйлем гамәлне чакыра. Әгәр дә гамәл чакыруга җавап бирмәсә, гыйлем китә».
2 вариант кына бар: алган гыйлемең яки синең яклы яки сиңа каршы дәлил булачак.
Әгәр дә син алган гыйлемең буенча изге гамәл кылырга тырышасың икән, бу гыйлем синең яклы дәлил булачак.
Әгәр дә алган гыйлемең ишетү белән генә чикләнсә һәм аның буенча гамәл кылынмаса, бу гыйлем сиңа каршы дәлил булачак.
Шуңа күрә пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Коръән я синең яклы, я сиңа каршы дәлил булачак».
Шулай итеп, тыңлаган вакытта кешенең җаны шул ишеткән гыйлем буенча