Әлеге китабым сиңа ихлас бүләгем булып килеп ирешсен. "Былбыл таңны уята" повестенда синең язмышың чагыла. Синең тормышта тоткан урының, яшәешең күпләр өчен соклангыч үрнәк. Көчле рухлы булуың, тормыш сынаулары алдында сынмый-сыгылмый яши белүең, сине халкыбызның былбыл кошына әйләндерде. Былбыл таңны уята, ә син татар халкының җанын уятасың. Синең кебек җырга-моңга гашыйк, үз халкының җанына яшәү көче өстәүче моңлы сандугачлар сирәк. Җырлап яшә! Бәхетле бул! Китабымны сиңа булган хөрмәтем итеп кабул ит!
Әсәрдән өзек:
Әнисе болынга киткәндә, Нурсинәгә эш кушып калдырды. Билгеле инде, алар кайтуга аш пешкән, өй җыештырылган булырга тиеш. Нурсинә башта җырлый-җырлый өй җыештырды. Аннан мунчага су салып куйды. Ашны казан астына ут ягып пешерәсе. Утын алып кереп, учакны тергезеп җибәрде дә, янәдән ишегалдына чыкты. Ни генә эшләсә дә, теге күлмәк гел күз алдында эленеп тора. Шунда кызның башына бер уй килеп төште. И-и-и, әнкәй: «Акча тапсаң ал!» – диде. Көтү кайткач сарык йонын алырга да, йон җыючы абыйга илтеп тапшырырга кирәк. Башка килгән уйны тормышка ашырасы гына калды.
Нурсинә өйгә кереп ашның туртасын җыйды. Бераз кайнаганнан соң, шулпага бәрәңге, кишер салып, казан астына утын өстәде. Тиз генә токмач басып кисте. Кулыннан килмәгән эше юк үзенең. Канатланып эшли. Җилдәй җитез кыз өй белән ишегалды арасында тиендәй бөтерелә. «Тиздән кызыккан күлмәгемне барып алам, Аллаһ теләсә!» – дип сөенә үзе. Ашның итен алып, бәрәңгесе пешүгә, учак күмерен мичкә табарак тартып куйды да, кабат ишегалдына чыкты.
Әле су китереп, әле өйдәге вак-төяк эшләрне эшләп, көннең кичкә таба авышуын да сизми калды. Әнә, табактай түм-түгәрәк, кызыл кояш ерактан күренеп торган урман артына тәгәрәп төшәргә җыенгандай, көнбаешка борылды. Тик барыбер кызган һава сүрелергә ашыкмый. Әле кояш баешына ерак. Кояш баемый торып, тын алу җиңеләймәячәк. Җәй кызуыннан күләгәгә ышыкланып яисә суга чумып кына котылып була. Тик Нурсинәнең су керергә барырга вакыты юк. Болыннан печәнчеләр кайтуын каршы аласы бар. Аңа кадәр күңелендә чәчәк аткан хыялын тормышка ашырырга өлгерергә кирәк.
Озак та үтмәде, урам яктан сарык бәэлдәгән тавышлар ишетелде. Ачып куйган бәләкәй капкадан әлсерәгән сарыклар кайтып керде. Егерме биш-утыз баш сарык асрыйлар алар. Көтүчегә рәхмәт! Челлә кызуына түзә алмагандыр, көтү башка көнгә караганда иртәрәк кайтты. Тын алгысыз эсселектә көтүче агай әлсерәгән көтүне тыеп тора алмаган күрәсең.
Нурсинә яшен ташы белән бер. Уен тормышка ашырырлык җитезлеге дә бар. Теләк булса, беләк карышмый. Язын көтүгә чыгарыр алдыннан бер кат йоны кыркылган сарыкны көч-хәл белән егып салды да, күз ачып йомганчы, үткен кайчы белән йонын алырга тотынды. Кулы кулга йокмый. Алып бетергәч караса, аз сыман. Икенче сарыкны да егып сала алуына куанып, аның да йонын кыркып чыкты. Йонны бөтәрләп төрде дә, төргәген тотып, кибет янәшәсендә урнашкан йон җыю пунктына йөгерде. Ябылып өлгермәсә ярый да... Бәхете бар икән, ачык булып чыкты.
Кибет ишеген ачып керүгә, исәнләшергә дә онытып, прилавка артында басып торган сатучыга ашыгып сорау бирде:
– Мофаваза апа! Минем күлмәк урынындамы?
Күлмәкнең урынында эленеп торганын күргәч, учына йомарлап тоткан акчаны аңа сузды: «Апа, менә акча таптым! Минем күлмәкне бирегез әле!»
Шатлыктан балкыган, каршысында авызын ерып басып торган кызга күлмәкне биргәндә Мофаваза: «Кая, киеп күрсәт инде! Килешә микән?» – дип эндәште. Кибеттә икесе генә. Нурсинә ялындырып тормады. Тиз генә күлмәкне киде дә, шатлыгыннан балкып, кибет уртасында бөтерелде. Әртис диярсең, һәр хәрәкәте үзенә килешеп тора.
– Сөбханалла! Тап-таман гына! Үзеңә үлчәп теккән кебек. Коеп куйган кәртинкә! Җитмәсә, төсе дә килешә икән! Җылы тәнеңдә тузсын! Бәхетле бул, үскәнем! – дип, кызга изге теләкләрен теләде сатучы. Сокланып карап калганда: «Болын күбәләге диярсең. Тфү-тфү, күз тимәсен тагын үзенә!» – дип, тирә-ягына төкеренеп тә алды.
Нурсинә, соры кәгазьгә төрелгән, ничә көннәр хыялында йөрткән күлмәкне култык астына кыстырып, өйләренә кайтып килә. Түбәсе күккә тигән. Шатлыгы эченә сыймый. Аның сөенечен уртаклашкандай, тирә-якта кошлар сайраша, ишегалларыннан кош-корт тавышлары ишетелә. Урам да, ничектер, киңәеп киткән кебек.
Сөенә-сөенә кайтып җиткән кыз, капканы ачуга, ишегалдында арба төбенә салып кайткан печәнне бушатып торучы әти-әнисен күреп, каушап та калды. Җитмәсә, капкадан керүгә әнисе: «Кызым, капканы япма, бер җүләре җәй көне сарыкларының йонын алган, куып чыгарыйк аларын», – дип эндәште. Сарыклар ник чыксын ди, үзләренеке бит. Нурсинә капканы ябып, терәлеп басты да, әнкәсенә ашыгып җавап кайтарды:
– Әнкәй, кешенеке түгел алар, безнең сарыклар. Мин аларның йоннарын кыркыдым да, үземә күлмәк алып кайттым! Бибисара, ничек итсә иткән, морадына җиткән кызына сүзсез генә шаккатып карап торды да:
– Атаңа үзең әйт! – дип, кулын селтәп, өйгә кереп китте. Гаиләдә – ир баш, хатын – муен. Ата сүзе – закон.
Ашарга утыргач кына, Нурсинә, бар кыюлыгын җыеп, әтисенә сүз кушты: «Әткәй, мин ике сарыкның йонын кыркып, кибеттәге ал күлмәкне сатып алдым!» Әтисе, баскан җирдән ут чыгара торган кызына карап бер генә сүз әйтте: «Булдыргансың!» Әллә горурланып әйтте ул аны, әллә шелтәләп, кыз сорарга кыймады. Әмма бу вакыйганы һич тә хәтердән чыкмаслык, җуелмаслык итеп күңел түренә салып куйды кыз. Башындагы уе: «Кешенекенә тимәдем, үзебезнеке бит!»
Җәй уртасында кыркылган сарыкларның йоны көзгә барыбер үсте. Көз көне дә алдылар әле. Нурсинә кечкенәдән менә шундый, үз теләгенә ирешү юлларын таба белгән, кылны кырыкка яра торган кыз ул.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5