Тәмле пирог рецепты😍
Песочный камыр өчен:
(катлы пироглар, гөбәдия, сметанниклар өчен бик яхшы камыр)
50 г чүпрә
300 г сметана
250 г ак май (йомшак кына, эретмәгез)
2 күкәй
Тоз ярты бал кашыгы
2 а/кашыгы песок
1 кг якын он
Эчлек өчен:
Ике пирогка (диаметр 28)
250 г сметана
250 г сгущенка
2 йомырка
500 г төшсез кара җимеш (чернослив)
Әстерхан чикләвеге
1) Кара җимешне чистартып, бераз су салып йомшаттым. Мясорубкадан чыгардым. Куерак булса кабат бераз су өстәгез, балсыз булса песок.
2) 2 йомырканы миксер белән күперттем.
Сметана һшм сгущенканы салып болгаттым. Баллырак яратсагыз, бераз песок салыгыз.
3) Камыр җәеп табага салдым. Өстенә иң элек караҗимешне сыладым. Аннан сгущенкалы сыеклыкны, соңыннан әчтерхан чикләвеген ваклап сиптем.
4) Пирогның кырларына матур итеп башак ясадым. Чәйләрегез тәмле булсын.
Зөлфия Ягфарова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев