Ир- ат бер баш өстен булсын,
Булса да синнән тәбәнәк.
Шул вакыт тормыш арбасы
Алга барыр тәгәрәп.
Ярты адымга булса да
Ир-атлар алдан барсын,
“Алда мин бит, әле!”- диеп
Ул, мескенең, куансын.
Бер вакытта сүз чыкмасын :
“Синеке, минекеләр!”.
Кавышкан көннән үк булсын
Бары тик – Безнекеләр!
Киңәшми кеше чакырма !
Ялгыз кунак йөрмә!
Чисталыкта, пөхтәлектә
Бер кемгә дә ал бирмә.
Туганнарың, дусларыңны
Иреңнән өстен күрмә.
Аның кырын якларын
Һич кемгә сөйләп йөрмә.
Савыт- саба шалтыравын
Ишетмәсен күршеләр.
Сезне: “ Тату яшиләр”-диеп
Көнләшсеннәр кешеләр.
Балаларың алдында
Күтәр ирең абруен.
“Гаиләдә ир баш”- диләр,
Ә хатын була- муен.
Муен, бит, башны борала
Кай якка кирәк- шулай.
Җайлап кына боргаласаң
Ирең булыр гел оңгай.
Ирне ир иткән дә- хатын.
Әрәм иткән дә- хатын.
Тик “подкаблучник” ясамагыз,
Хатыннар, ир- ат халкын!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 57