Предыдущая публикация
Татарстан башкаласында Казанны алганда шәһит киткәннәрне һәм татар халкының барлык геройларын искә алуга багышланган чаралар узды.
"Хәтер көне" Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аксакаллар, мөхтәсибләр, республиканың төрле почмакларыннан килгән имамнар, шул исәптән Яшел Үзән мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин катнашында көндезге намаз укудан башланды.
Изге Коръәннән аятьләр укылды. Казанны басып алганда һәм динебез, халкыбыз һәм Ватаныбыз хакына төрле вакытларда һәлак булган татар халкының батырлары рухына багышлап дога кылынды. Җыелганнар Аллаһ Тәгаләдән урыннары оҗмаһта булуын теләп, рухлары шат булуын сорады.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1