Үлгән кеше кабергә күмелеп, аны озатучылар таралгач, шул мәет янына Мөнкир һәм Нәкир исемле ике фәрештә килер (бу сорау бирүче фәрештәләр).
Алар мәеткә түбәндәге сорауларны бирерләр:
1️⃣ Раббың кем?
2️⃣ Динең кайсы дин?
3️⃣ Пәйгамбәрең кем?
✅ Иманлы кеше: «Раббым – Аллаһы, динем – Ислам, пәйгамбәрем – Мөхәммәд галәйһиссәлам», – дип җавап бирер.
Сорау алучы фәрештәләр шулай ук: «Син Мөхәммәд галәйһиссәләм турында нәрсә беләсең һәм нәрсә уйлыйсың?» – дип әйтерләр.
Иманлы кеше болай дип әйтер: «Мин шәһадәт бирәмен ки, ул – Аллаһының колы һәм илчесе».
❌ Әмма имансыз яки монафикъ булучы мәет: «Мин аны белмим», – дип җавап бирер.
Соңыннан Мөнкир һәм Нәкир сорауларына дөрес җавап бирүче мөэминнең җанын Аллаһы Тәгалә Кыямәт көненә кадәр тынычландырыр.
Әгәр мәет тәкъва кешеләрдән булса, кабер аны: «Йә Аллаһының колы! Җир йөзендә яшәгәндә син минем өчен Аллаһы яраткан бәндәләренең берсе идең. Хәзер исә мин сиңа нәрсә әзерләгәнемне кара!» – дип күркәм мөгамәлә белән каршы алыр. Бу кеше өчен кабер иркен, киң һәм ямьле булачак.
Дин вә мәгыйшәт
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев