Предыдущая публикация
Авырганда, гомер кадерле...
Нигә шушы хакта уйламыйбыз,
Үзебезнең белеп кадерне.
Бу тормышта берни булмас кебек:
Ялгызлыгы... чире... зарлары...
Ә карасаң - күренеп тора икән бит
Гомер диңгезенең ярлары...
Туганлыкның җебен тартып-сузып
Өзәбез дә - ялгый алмыйбыз.
Бар да яхшы кебек тоелган күк -
Үзебезне генә алдыйбыз.
Дусларны да бәйрәмнәрдә генә
Күңел булсын өчен мактыйбыз,
Әмма җаның дөрләп янган чакта
Ачылып сөйләр дусны тапмыйбыз...
Тормыш касәләре мөлдерәгән,
Берәүнең дә җаны буш түгел.
Үзе матур, рәхәт... тик нигәдер
Бигрәк юлың авыр, әй Гомер!
Рушания Ахмадуллина (Чанышева)
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев