Предыдущая публикация
Яшәвемә син җан өрдең ,
Туган ягым , Тәтешлем !
Ничек бармын - кабул иттең ,
Рәхмэт инде , Мәчетлем !
Илһам бирде табигатең ,
Ямьле Әй ,Ык буйлары .
Иҗатыма нур өстәде
Чишмәләр җырлаганы .
Авыр чакта терәк булды
Атнабай шигырьләре .
Ниләр генә ишетсәм дә ,
Рухым нык, җиңелмәде .
Моңнарын гел үз иттем мин
Салаватның , Ханиянең.
Җырлар миңа зур көч бирде
Өзгәләнсә дә янем .
Ай , Кояшның нуры кебек
Көч бирде ике төбәк .
Мәчетле дә , Тәтешле дә
Миңа бердәй үк кирәк !
Тәтешлене ташламаем ,
Анда якын дусларым .
Торып калдым Мәчетледә ,
Монда гаилә учагым !
Китмим аннан беркая да,
Монда бит сөйгән ярым!
Венера Шәйхисламова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев