Кабереңнең салкын ташын кочып ,
Җылы туфрагына тезләндем .
Мәгънәләрен эзләп ,мәгънәләрен
Син калдырган серле сүзләрнең:
"Чит якларга китәсең бит , кызым ,
Барган жирдә дуслар табарсың.
Күпләр хәзер, кара күңеллеләр ,
Андыйлардан Ходай сакласын ! "
Ә мин, юләр, гел кирегә бардым,
Ашыгыплар дуслар ясадым.
Бүген килеп, зүрнәй ,синең сүзнең
Хаклыгына тәмам ышандым.
Күз алдымда синең матур сының,
Тыйнак , сабыр ,нурлы карашың .
Яулык очы белән битең каплап,
Әүлиядәй җавап аласын :
"Соңгы сүзем, - дидең, - кызым ,шушы:
Кызыкма син әзер учакка !
Үз өеңдә үз учагың булсын,
Дөнья матур бары шул чакта . "
Бурычлымын , зүрнәй , синең алда ,
Киңәшләрең кыйммәт алтыннан .
Үз учагым өчен көеп янам ,
Юк , кирәкми миңа алтыннар !
Үзем өчен генә янган учак
Берчә сүнә , берчә кабына .
Көчем җитәр минем шул учакны
Сүндермичә саклап калырга !
ВЕНЕРА ШАЙХИСЛАМОВА
05.01.2021.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев