Предыдущая публикация
Кызым урман буенда йөргәндә әрем бүләк итте әле😀
- Ә ния әрем дим?
- Син әрем яратасың бит ди😀
Әйе шул, әрем яратам мин, исен яратам. Ниндидер чиста, якын , тау исе... Дөреслек кебек, әче булса да тәмле... Шигырь юллары да әчерәк булды...
Әрем бит ул чүп үләне
Диеп юкка әйтмәгез!
Кеше ялгышларын чутлап
Бармак төртеп көлмәгез!
Яхшы булып күренәм дип
Садакалар бирмәгез!
Бер баскычка өскә басып
Күктә торам димәгез!
Көнчелек күзлеге киеп
Күссез кала күрмәгез!
Тирә- якны чәчкә баскан
Сукмак ясап йөрмәгез!
Җирдә күпме яхшы кеше!
Күпме җирдә матурлык!
Шуны аңлый алсак бер көн
Бәхетле булыр һәркем!


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев