Предыдущая публикация
Яшен яшьнәп, күкләр күкрәп
Яңгырлар яуган чакта
Килә минем ялантәпи
Чабасы бала чакка.
Килә кайтып, җиргә ятып
Елап бер түгеләсе,
Әнкәм кочагына кереп
Тагын бер сөеләсе.
Килә тагын, тиккә генә,
Әткәйдән сүгеләсе,
Күрше- кызчык карашыннан
Янып бер сүреләсе.
...Килә микән мондый уйлар
Сезгә дә шушы хакта,
Яшен яшьнәп, күкләр күкрәп
Яңгырлар яуган чакта?..
Айдар Маннанов.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1