⠀
“...Без Габделхәй белән гел бергә. Бәлки шуңадыр, күп булса да, нахак сүз безнең арага үтеп керә алмый. Дөрес булмаган сүз искән җил кебек оча да китә. Концертлар алдыннан афишалар эленгәч, китә инде төрле гайбәтләр. “Алар бергә яшәмиләр, эшлиләр генә”, - дип әйтүчеләр дә табыла. Тамашачы сине күкләргә күтәрерлек итеп ярата белә, шул ук вакытта мәрхәмәтсез дә ул. Бәхетсезлегеңә сөенеп гаҗәпләндерә ул сине. Бер нәрсә дә эшләп булмый, адәм баласы шулай яратылган. Мин аларны гаепләмим. Җырларның бит төрлесен җырлыйм. Гайбәт таралуда, бәлки, аларның да өлеше бардыр?!..
Кайбер кеше “картаюдан куркам, үзган гомеремне җәллим”, - дип әйтергә ярата. Ә мин узган гомеремне кызганмыйм. Эшләнгән эшләре, кылган гамәлләре белән кеше еллар узган саен матурая гына барырга тиеш дип уйлыйм. Күңеле белән картаймаса, картлык куркытырга тиеш түгел аны. Безнең халкыбызда ак әбиләр, ак бабайлар бар. Мин дә картлыгымны менә нәкъ шуларныкы сыман булсын иде дим. Ә күңелем белән мин һаман унсигездә...”
⠀
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев