(Әнгам Атнабаевка)
Куанычым эчләремә сыймый
Ниһаять мин бүген Күрдемдә!
Әнгам абый, сокланып та бетмим
Туган авылыңны күрдем дә.
Карап торсаң, зур авыл да түгел
Агач өйләр калай түбәле...
Салмак кына ага монда тормыш
Такта коймалар да күп әле.
Тик ниндидер могжизалы моңнар
Агылгандай түбән урамнан.
Яңгырлар да монда жырлап ява
Шигырьләргә күмелгән бураннар.
Унбер яшьтәш, унбер аерылмас дус
Атлый кебек тагын Күрдемнән
Сезне күреп күз яшьләрем ага
Менә бүген күңелем түреннән.
Татып бетерә алмагансың дыр син
Яшәүләрнең татлы алмасын:
Әйткән идең: “Алачагым калсын,
Бирәчәгем генә калмасын!”
Безнең әле бирәчәкләр калды
Сиңа бирәчәкләр күп калды.
“Күрдем чишмәләре” тутырыр әле
Озак еллар шушы зур залны.
Елмайгансың кебек мыек астан:
“Шигырь сөйгәннәргә мин – терәк,
Мин әйтәсен сезгә беркем әйтмәс,
Тик шунысы гына бераз жәлкерак!”
Сүзең дөрес, син киткәннән алып
Чын шагыйрләр хазер сирәктер
Тик нишлисең, бәлки бакыйлыкта
Синең кебек шагыйрь кирәктер?
Күрдем шаулый “Күрдем чишмәләре”
Күкрәкләрдән тулып агыла...
Әнгам абый, туган авылыңа
Син кайткансың кебек тагын да.
Менә мин дә авылыңны күреп
Күңелемә моңнар үрдем дә.
Кайтыр якка чыгам, Әнгам абый
Очрашырбыз әле Күрдемдә.
Альфред Хазимуллин
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев