Автор слов: Ахмет Беюсов (перевод с татар. на рус)
Вот оригинал текста (стихотворения):
Каеннар
Каеннар җилдә тибрәлә,
Коела яфраклары.
Әйтерсең лә бөреләре —
Чибәр кыз бармаклары.
Өй алдында каен үссә,
Кайгы килә, димәгез.
Кайгыларыгыз таралыр,
Каеннарны сөйсәгез.
Хак-тәгалә каеннарны
Безнең өчен яраткан.
Көңелләр аклансын диеп
Җир йөзенш тараткан.
Яфрак ярган ак каеннар
Матур көйлдр көйлиләр.
Кызлар кебек безне сөеп,
Сөелергә телиләр.
Яшьлек китә, картлык килә
Богаулый яшьлек көчен.
Туган якның каеннары
Яшәрә безнең өчен.
Җил искәндә моңсу була
Каеннарның шаулавы.
Кыска гомер, янса — күмер,
Ник син болай гаугалы.
Каен төпләрендә үлән,
Чәчәкле яшел келәм.
Еракта калган яшьлекнең
Шәүләсен шунда күрәм.
Яшьлегемне җирдән эзлим,
Йолдызда юк, айда юк.
Ак каеннарны кочаклап
Еласам да файда юк.
Каеннар безне күрәләр,
Хәлебезне беләләр.
Сез яшь әле, беркайчан да
Картаймассыз, дияләр.
Әхмәт Бәюсов
25.08.2000
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев