Предыдущая публикация
Көчең түгеп акланма
Хакыйкатьең йөрәгеңдә,
Ваклар белән вакланма.
Ялган балә такса берәү,
Түбән төшмә, ант итмә
Алтын барыбер табыла,
Ятмый ул озак төптә.
Усал хәзер заманасы,
Сатлык җаннар күбәйде
Тик торганда этләр тешли,
Бушаткач бераз бәйне.
Иманың нык, җаның чиста
Гайбәт сүздән курыкма
Урап уз көнче-явызны,
Андыйларга юлыкма!
Mirkhadi Razov
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев