Киленнәргә бер сүз
( Ул үстергән аналардан көнләшмик, алар нәсел ,,матрицалары,, ... Ризалыгын алып калырга тырышыйк... Ана сөю белән хатын сөюе икесе ике җиһан...)
Чагышмагыз ана белән,
Ана бары бәхет теләр...
"Анаң улы һаман син" дип,
Әйтә икән, әйтә кемнәр...
Ярышмагыз ана белән,
Сезгә ана бәхет сорый...
Ул үстергән аналарның
Күз яшьләре бетеп, корый...
Бүлешмәгез ана улын,
Ул - ул булып кала һәрчак...
Аермасын килен улны,
Пешмәсә дә кайчак борчак...
Көнләшмәсен килен кеше,
Ул да булыр ул анасы...
Ачык йөзе, такта чәе,
Олы кеше - күз алмасы...
Иң кадерле кешең булсын,
Терәгеңне - ул үстергән...
Каршы куйма бер-берсенә,
Шул анадан Ул үрчегән...
Олыласаң әле аны, килен,
Киленнәрең сине зурлар...
Каршы куйсаң улны аңа,
Улыңны да килен урлар...
Борын чөйми, ихтирамла,
Фатихасын бирер ана...
Ул һәм ана алмагачта -
Орлык бирер асыл алма...
Әрсезләнеп тартып алма...
...Сез дип Ана дога кыла!
Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев