⠀
- Юк, китмә, кирәкми... Мин сине
Аралап алырмын кышлардан,
Бу ап-ак гарасат нигәдер
Нәкъ безнең сөюгә охшаган.
⠀
...Тетрәнде керфегең, болыттан
Ак карлар ычкынган шикелле.
Ачылды керфекләр, бу көннәр
Бураннан ачылган шикелле.
⠀
Ак бәхет калдырды бу йортны
Дөньялар агарган көннәрдә.
Ялвару төс түгел ирләргә...
Толымың җылысы - мендәрдә!
⠀
Нәкъ төнге урам күк күңелем,
Беркем юк... Кар ява - төнге кар...
Ишелер шикелле син мине
Калдырып киткән бу текә яр.
⠀
Мин торам язмышлар ярында,
Упкынга атларга әзермен,
Мин сине сөйгән күк, син дә бит
Башканы сөясең, кадерлем!
⠀
Артык зур булгандыр бәхетең,
Йә минем урамым тар булган.
Мин ярда, нәкъ шушы яр буйлап
Җир шары урталай ярылган.
⠀
Ялвару төс түгел ирләргә -
Сагыну төс икән шулай да.
Кар сыман язмышлар әйләнә,
Һәрвакыт әйләнми уңайга.
⠀
Ак булсын бәхетең урамы,
Яз көне шауласын яфраклар,
Кыш көне сибелсен биектән
Назларың шикелле йомшак кар.
⠀
Һай, биек, бик биек син мине
Калдырып киткән бу текә яр!
...Мин торам язмышлар ярында,
Беркем юк - кар ява, төнге кар...
.
Зөлфәт.
.
#иделжурналы #идел #иделгә30 #шәхесләр #зөлфәт #шигърият #әдәбият #поэзия #лирика
https://idel.top/news/bu-kyzyk/kup-kese-belmagan-bik-iaxsy-6-kitap
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев