Предыдущая публикация
Лубяндагы чыршы,наратлар,
Хуш ис бөркеп торалар.
Безнең яшьлек елларын,
Алар да сагыналар.
Шул наратлар арасында,
Чаңгыда чаба идек.
Шул вакытлар сагындыргач,
Без сиңа тагын килдек.
Узган яшьлек еллары,
Инде кире кайтмыйлар.
Күңелдә генә сакланып,
Тыныч кына ятмыйлар.
Үткән көннәр искә төшеп,
Тарта күңел кылларын.
Кемнәр генә сагынмыйдыр,
Лубян урман юлларын!
Кабат сиңа кайтыр идем,
Яшьлек-урман юлына.
Күңел тулып,күз яшьләре,
Тамар юлың комына...
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3
. Я тоже выпускник 1967 года, но четырехлетнего обучения.
. Тепло признателен автору словами искренней благодарности за прекрасное стихотворение о Лубянском лесном
техникуме.
. Бик зур рәхмәт !!!