Предыдущая публикация
Менә тагын яз да килде,
Чәчәкләргә күмеп җир өстен.
Яшьлегемә алып кайтты,
Үткәннәргә ул бүген.
Һәр ел саен язлар килә,
Кайтмый яшьлек яңадан.
Үткән яшьлек елларымны,
Күңел никтер сагынган...
Каңгылдашып җылы яктан,
Киек казлар кайталар.
Үткәннәрне күңелләргә,
Алар алып кайталар.
Күңелемдә син бит калдың,
Күптән үткән язларда.
Алып кайтмый ул язларны,
Җылы яктан казлар да.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5