👇🏻👇🏻👇🏻
✅Июльдә нарат күркәләренең яңалары чыга башлый. Шуңа соңа калдым димәгез, бераздан тагын бер җыярга булачак. Кайнатма өчен күркәләр 4 см дан артмаска тиеш.
✅1 кг нарат күркәсенә якынча 1 кг шикәр кирәк булачак.
✅Күркәләрне әйбәтләп юып, шикәрле суга кайнатырга куябыз. Су кайнап чыккач әкренәйтәбез һәм тагын 40 минут чамасы кайнатабыз.
✅Әледән әле карап торырга кирәк. Күбеге була. Аннан күркәләрне беразга калдырып торабыз, кайнатмабыз тулысынча суынырга тиеш.
✅Аннан аны тагын бер мәртәбә, якынча 30 минут кайнатабыз һәм процессны тагын бер кабатлыйбыз.
✅Банкаларга тутырып ябып куябыз. Көненә 2-3 кашык кайнатма белән чәй эчкән кеше кыш буе сәламәт булачак.
✅Күркәләрен чәйнәү үт куыгы өчен бик файдалы. Бөер авырулына каршы да файдалы, иммунитетны да ныгыта икән!
Ә сез нинди рецепт буенча кайнатасыз?
#көмешкыңгырау_рецепт#көмешкыңгырау#нараткүркәсе#күркәвареньесы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев