Предыдущая публикация
Туган булгач,шундый булсын,
Туганлыклар бетмәсен.
Нихәл туганкаем,диеп,
Көтмәгәндә ул килсен.
Туганлык җебе өзелсә,
Йөрәге сыкрар,түзмәс.
Гел дә булыр уйларында,
Тынычлап йоклый алмас,
Кан туганың- үзе бәхет,
Аралашып торырлык.
Балалары тату булгач,
Ата-анага горурлык.
Беркем мәңгелек түгел,
Исән чакта күрешсен.
Әгәр гаеплесе булса,
Гафу сорап үтенсен.
Туганлык җебе нык булсын,
Туганнар булган чакта.
Үзе бәхет,шатлык ул,
Барысы исән чакта.
19.11.2025.
Сагадуллина Г.С.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2