Рәхмәт галәм, матурлыгың өчен,
Рәхмәт җиһан, гүзәл төсләрең.
Синсез ялгызлыкта иза чиксәм
Бу дөньяңда мәгәр нишләрем ?!..
Рәхмәт, изгеләрең муллыгына,
Күңел чишмәләрең хозурга !
Аңлап, әлсерәгән елга хәлен,
Күтәрмәктән булган гөл зурга !
Рәхмәт, синдә таптым яшәү көчем,
Татлы хисләремнең төсләрен.
Сулып бармак булган хыялыма-
Бары үзең бирдең көчләрең !
Рәхмәт табигатьем, илһамнарың-
Сафлы суын салды күңелгә.
Шөкер, бәхетемнең бүгенгесен
Язган тәңрем, миңа күрергә.
Рәхмәт бөек таулар хозурына,
Өндәүләре өчен гел алга:
- Бәндәм, түбәнсетмә җанкаеңны,
Дулкыннардай ургыл гел алга ?!
Рәхмәт далам, сабан җилең өчен,
Тургайларың өчен - таңнарга !
Назлы җилең өчен- иген кырда,
Илаһ биргән мәгърур аңнарга !
Миләүшә Ахмадуллина
Күкшел 10.07.2019
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 32
Берүк гафу итегез, гүзәл ихтирамлы олуг тәбригегезгә...-
вакытлар үтеп озаклап биргән рәхмәтемне кабул итсәгез иде
(Кабат гафу итегез, кайбер очракта интернет челтәренең тергезергә җитешмәенчә, төшереп калдырган хәрефе илә барлыкка килгән дорфа ямсез гаделсез сүзтезмәләр булдырылуына...
Ин, мохиме, без барыбыз да исэн. Гафу утенерлек бер ни дэ юк. Аллах сезгэ зур йорэк, саф кун,ел биргэн. Рэхмэт яусын сезгэ, барлыгыгызга!