Юксынырмын...? - диеп, уйламадым,
Утыз биш ел - дуслык атлады.
Очрашуны бары, Башкорт - Татар,
Чик сукмагы гына каплады.
Яшь аерма гүзәл кызларныкы -
Бары, унҗиде ел - хәзинә.
Көнгә- өчәр сәлам хаты йөрде...,
Өчәр сәгать...- сөйләм хәтирә...!
Утыз ике...чүт ары ел - бик аз...,
Күккә иңдең...бүген - КЫРЫК КӨН!
Сүр мөгезен ачып: САУЛАРМЫ?!-дип,-
Әүлияләр каршы алган өн!!!
Көләч йөзең, шаян сүзең аша-
Таңга калдырдыңмы барчасын?
Миһербаның күреп соэәлчеләр...-
Кире япканнардыр букчасын...?!
Кызу каның тыеп...сабыр иттең,
Көлгәннәрдән - бары елмайдың.
Ә, төннәрен, бар да йоклаганда-
Ачы сагыш илә еладың...!
Килбәтсезлек иде, сиңа, "юк"лар...-
*-...Сабыр...Бераз...Хәзер көтегез...!
Тамагыңа кайнар төер килсә...,
Керфек чылатмагыз...көлегез...!!!*
Кан - кардәшләр түгел...Очрашулар-
Ике ярда калды чаралы...!
Тәңгәл язмыш...иҗат...эш серләре...-
Мәңгелеккә иңде яралы...!!!
Миләүшә Ахмадуллина
Күкшел 15.06.2017
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 15
Кәүсәрия апа белән аермабыз 17 яшь булгач, ул миңа киңәшләре белән, әниемә ярдәмче психолог ролен башкарган... Әле дә онтылып китеп телефоннан номерын эзлим, минем безнең хәлдәгеләргә нишлисе дип, аннан елап җибәрәм...
9 яшьемдә аягымның икесен дә имгәттем. Аннан коляска, аннан күз яше, имеш, дөньяда мин генә утырам...
4 нче сыйныфта укыганда, әнием-яшь Ленинчы-газетасын алды, Кәүсәрия Шафикованың очеркы чыкты...
Хат алышу, соңра кәрәзле телефон...
Кара-каршы очрашып әңгәмә алып бару, насип булмады
[17.11.2016 04:02] Ханиф Нурисламов: Рәхмәт үзегезгә ,мин дә күзлек белән генә күрәм.