Рәхмәт галәм, матурлыгың өчен,
Рәхмәт җиһан, гүзәл төсләрең.
Синсез ялгызлыкта иза чиксәм
Бу дөньяңда мәгәр нишләрем ?!..
Рәхмәт, изгеләрең муллыгына,
Күңел чишмәләрең хозурга !
Аңлап, әлсерәгән елга хәлен,
Күтәрмәктән булган гөл зурга !
Рәхмәт, синдә таптым яшәү көчем,
Татлы хисләремнең төсләрен.
Сулып бармак булган хыялыма-
Бары үзең бирдең көчләрең !
Рәхмәт табигатьем, илһамнарың-
Сафлы суын салды күңелгә.
Шөкер, бәхетемнең бүгенгесен
Язган тәңрем, миңа күрергә.
Рәхмәт бөек таулар хозурына,
Өндәүләре өчен гел алга:
- Бәндәм, түбәнсетмә җанкаеңны,
Дулкыннардай ургыл гел алга ?!
Рәхмәт далам, сабан җилең өчен,
Тургайларың өчен - таңнарга !
Назлы җилең өчен- иген кырда,
Илаһ биргән мәгърур аңнарга !
Миләүшә Ахмадуллина
Күкшел 10.07.2019
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев