"Татар барда- хәтәр бар",- дип,
гел татарны тиргиләр...
Татар- көчле халык,- димәк,
тик, алар бит тимиләр:
Куркакларга, өркәкләргә,
Җаннары хәлсезләргә...
Батырлыктан ушы китмәк-
Гайрәте хәтсезләргә...
"Татар барда- хәтәр бар",- дип,
Өркетмәек халыкны !?..
Туар бер көн, дөнья аңлар:
Татардагы хаклыкны !
Татар- татар булып кала-
Һәммә милләт шатлыклы:
Татар- түгел мәҗүсиле,-
Татар- бар да- сафлыклы !
Татар барда- тынычлык бар,
Татар барга- кайгы тар !
Татар теле иң мөкатдәс-
булмас анда хәсрәт - зар.
Татар иле - изелмәгән,
Татар данын измәгән !
Татар бөек булып калган-
Үз затыннан бизмәгән !
Миләүшә Әхмәдуллина
Күкшел 20.04.2021
Мәҗүсилек:- Идолопоклонства - потка табынучы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев