- Көтмә инде...
көтмә...
соңга калдың,-
дисәләр дә,
Көтәм әле килер язларны...
Онытырлык кына микән-
хәтерләрдә калган-
Бүләк иткән синең назларны...
- Көтмә инде...
көтмә...
кайтмас мәңге,-
димә әле,
Сагыш - көтүләрдән гамь табам...
Өннәремдә түгел-
төшләремдә...
ашкынудан-
Шашынудан- сиңа юл сабам...
- Көтмә инде...
көтмә...
ирек салсың,-
димәгезче,
Без ирекле- икәү бербөтен...
Төнге сихри күкнең аен-
йолдызларын иңләп-
Канат җәеп очкан бөркетем...
Көтәм әле...
көтәм...
көтәчәкмен...
гомеремдә-
Җәннәт бүләк иткән бакчамсың...
Уем...
хыялларым...
бәгърем дөньясыннан
бер үк
Нык гозерләп сорыйм... качмасың ?!..
Миләүшә Әхмәдуллина
Күкшел 09.10.2021


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 29