Предыдущая публикация
2017 елның 27 мае (шимбә көн) Татарстан Республикасы буенча зиратларны, каберлекләрне чистарту көне итеп билгеләнде. Шул сәбәпле, Задурда туып-үсеп киткән барча дин кардәшләрне, авылдашларны 27 май көнне иртәнге 9.00 сәг. алып кичкә чаклы Иске һәм Яңа Задур зиратларына әби-бабаларыгызның, әти-әниләрегезнең, туганнарыгызның каберләрен чистартырга чакырабыз. Бу белдерүне укырга мөмкинлеге булмаган дин кардәшләргә дә хәбәр итүегезне үтенәбез. 27 май көнне кайтырга мөмкинлеге булмаганнарны 28 май көнне яисә җәй айларының теләсә кайсы көнендә кайтуыгызны сорыйбыз. Нәсел туганнарыбыз каберләрендә шатланып, һәммәбезгә дә теләк теләп ятсыннар!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев