Кабер әзер,мәетне дә юып,
Кәфенлекләп төреп куйганнар.
Олы малай гына кайтып җитми,
Шуны көтә барлык туганнар.
Күрше хатын кереп хәбәр салды,
-Тиздән кайта,әле киңәшмә.
Хәзрәт җыеп алды бабайларны,
Үз янына,табыш-киңәшкә.
-Нишлибез соң,мәетне көттерү,
Китапча да ярамый болай.
Әллә бераз гына көтәбезме?
Ни дисәң дә ул олы малай.
-Алай бик яраткачтын әнисен,-
Диеп сүз башлады бер бабай,
Көнаралаш кайта ала иде,
Ара ерак түгел лә алай.
Әллә мәет сиздердеме икән,
Кайтып җитте газиз баласы.
-Әни,-диде керә керешкә ул,
Җавап кына бирми анасы.
-Менә әни,алып кайткан идем,
Син яраткан конфет,пәрәмәч.
Кирәк түгел инде бу ризыклар,
Исән чакта кадерен белмәгәч.
Соңгы тапкыр әнисенең йөзен,
Күрергә дип кәфенне ачты.
Тавыш килде шунда колагына
-Нихәл балам,тамагың ачмы?.
Әй әниләр,сез бит үлгәчтен дә,
Балаларыгызны саклыйсыз.
Ә без имеш дөнья куалыйбыз,
Хәл белергә вакыт тапмыйбыз.
Табылды бит вакыт,кайтты менә.
Ни мәгънә,юк бит әнисе.
Ходай биргән калган гомерләрне,
Әниләрне сагынып яшисе! Кайтып энейлернен, этилэрнен хэллэрен белеп торогоз сон булмасын!!!
Ильнар Назиповтан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев