Предыдущая публикация
.
Кеше яши , гомере буе түли ,
Утка , суга , газга , чүбенә .
Налог түли әллә ничә төрле ,
Акчаң җитсендә син түз генә !
Ай саен хәм елына ничә тапкыр ,
Шул түләүләр килә дә җитә .
Ипотека , кредит , интернетка ... ,
Түләмәсәң сиңа көн бетә .
Артып тора хаклар, газга быел ,
Икеләтә артты караулар .
Былтыр булса бары меңнән артык ,
Быел өч мең диеп торалар .
Арта хаклар , акчаң җитәме дип ,
Сорап тормый синнән беркемдә .
Акча бәхет түгел диләр әмма ,
Ансыз яшәп булмый беркөндә .
Әйдә түзәрбез без , илләр генә ,
Тыныч булсын дибез юанып .
Акча бүген керсә иртәгә юк ,
Яшәү булганына куанып .
Дания Шарифуллина . 01 .05 .24 .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 8