Предыдущая публикация
Кими барган саен гомерләр.
Яшәү учагыңа ут өстисең,
Сүрелмәсен, диеп, күмерләр!
Тәмен белеп калыйм, дигән сыман,
Өйрәнәсең тормыш сөяргә.
Вакыт җитә "Кумыйм сине дөнья,
Булганына шокер!", дияргә!
Гомер йомгакларын сүтә-сүтә,
Ел артыннан еллар йөгерә.
Мал тупларга инде ашкынмыйсың,
Иңне баскан тормыш йөгенә.
Яши-яши арта бара икән,
Тормышларның яме, тәмнәре.
Тәмен белеп яши белгәч кенә,
Сүнмәсенче, гомер шәмнәре!
Гөлара Шәрипова

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев