Предыдущая публикация
Рәнҗетмәгез кеше җанын,
Аналарны бигрәк тә.
Саксыз әйткән бала сүзе,
Эз калдыра йөрәктә.
Ана күң(е)ле киң...сыйдыра,
Күтәрә ул барын да.
Сабырлыгын алга куеп,
Авыр,кыен чагында.
Бала күң(е)лен китмим диеп,
Ачып салмый йөрәген.
Бар да яхшы дигән булып,
Әйтми чирләп йөргәнен...
Ана күң(е)лендә бала шул,
Бала күң(е)лендә дала.
Мәңгелек түгел аналар,
...Бары сүрәте кала.
Венера Шарафисламова.
13.11.2020.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 51