Предыдущая публикация
Салмак кына яуган карар күмә
Көздә калган синең эзләрне.
Йөрәгемне өшетергә теләп
Кышлар килә җиргә ,нишләрмен?.
Припев:
Кире кайту юлы булырмы дип,
Уйладыңмы икән шул чакта...
Китәр булгач нишләп суларыңны
Сипмәдең соң үзең,учакка?
Син кабызган учак ялкыннары,
Чаткыларын сибә җилләргә...
Юл чатында мине ташлап киттең,
Ә миңа соң,миңа,нишләргә?
Припев тот же.
Өйләремнең түре салкынайган,
Кочар кулларым да күшеккән...
Ә шулай да күңел һаман көтә,
Кайтып керерсең дип ишектән!
Припев тот же.
Илдар Нуртдинов. 21.11.21.
Фәнисә Зарипова көе.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 61