ТУКАЙГА
Ямьле язда тугангамы,
Мәңге яшь ул Тукай.
Караңгыда тугры юлдаш,
Сүрелмәс якты Ай.
Һәр язган әсәре аның -
Гүя энҗе бөртеге.
Бик зур мирас калдырган ул
Кыска булса да гомере.
Күпме гасырлар үтсә дә,
Тукай мәңге яшәр.
Аның юлын дәвам итәр
Безнең гаярь яшьләр.
ТУКАЙ МОҢЫ
"Туган тел" җыры таныш
Һәр сабый һәм олыга.
Шушы җырны җырлый-җырлый
Бастык тормыш юлына.
Бу җыр өйрәтте безне
Киртәләрне узарга.
Киләчәккә өмет белән
Якты юллар сузарга.
Тукай моңы безнең күңелләрдә,
Сүнмәс җыры безнең йөрәктә.
Тукай рухы бетмәс илһам бирә
Татар яшәгән һәрбер төбәккә.
ТУКАЙ ЯЗЫ
Язлар җитү белән бәгырь өзгәләнә,
Тукай туган яктан җылы җилләр исә.
Моңсу күңелләргә үзгә бер гамь өстәп,
Шагыйрь җыры яңрый безнең йөрәкләрдә.
Сабый чагын көйли шагыйрь җырларында,
Гаярь яшь чакларын сагынып искә ала.
Җан сыкравы белән моңлы сазын уйнап,
Зарын сөйли гүя ул газиз халкына.
Үткәннәрнең тынмас кайтавазы булып,
Ишетелә аның һәрбер язган юлы.
Халык гаме белән янып яшәгәнгә
Тукай мәңге исән, Тукай мәңге олы.
Әллүкие белән шагыйрь, әйтерсең лә,
Дәшә сыман безне ерак үткәннәргә.
Шанлы тарихлы ерак гасырлар аһәңе
Сүнмәс ядкарь булып яши шигырьләрдә.
Типсен лә йөрәкләр, боекмасын күңел,
Бу Җиһанда һәркем күрсен тормыш ямен.
Тукай язы сафлык алып килсен җанга,
Саклый алсак иде бергә яшәү гамен.
©МаратАйбаш
(26.04.2023)
ШАГЫЙРЬ ГАМЕ
Яшь аралаш шагыйрь шигырь яза,
Сәйлән кебек тезә юлларын.
Бу юлларда яралы күңелнең
Кабатланмас сагыш-моңнары.
Безнең халык нигә моңлы дисәң,
Эзләү кирәк ерак еллардан.
Биек таулар, иркен далалардан,
Шанлы тарихлы гасырлардан.
Һәр халыкның үзгә көй-җырлары,
Һәр дәвернең үзгә халәте.
Һәр шагыйрьнең үзгә мәхәббәте,
Һәр халыкның үзгә дәүләте.
Шигъри сүзне чикли алмый һич тә,
Шартлы киртәләр, еллар агышы.
Һәр шагыйрьнең иҗатының гаме -
Халык моңы, халык язмышы.
(22.01.2023)
©МаратАйбаш
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев